Кибеттә яраклылык вакыты чыккан сыра булу факты ачыкланды

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2021 елның 18 мартында үткәрелгән мониторинг барышында, Яңа Чишмә районының Шахмай авылы кибетендә яраклылык вакыты чыккан сыра продукциясенең сәүдә залында булу фактын ачыклады.

Гамәлдәге законнар нигезендә 11,4 литр яраклылык вакыты чыккан сыра хуҗасыннан алынды. Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International