Тышкы коммуникацияләр - эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алып барыла торган эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агарту эше турында массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар гына түгел. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен якларның эшчәнлеген мәгълүмати яктан тәэмин итү шартларын булдыру һәм дәүләт мәгълүмат ресурсларын һәм системаларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында эшнең аерылгысыз өлеше дә булып тора.
Кулланучылар белемен арттыру эшендә «Шәһри Казан» вакытлы басмасы - күп еллар дәвамында мәгълүмати-аналитик материаллар, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә башка файдалы мәгълүмат бастыруда ярдәм итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Шәһри Казан» газетасы инде 4 ел дәвамында гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән конкурсның призеры булды.
2021 елның 19 мартында «Шәһри Казан» редакциясе коллективы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен экскурсия оештырды. Экскурсия вакытында хезмәткәрләр газетаны чыгару процессын күзәттеләр.
Зур кызыксыну белән газетаны бастыруның технологик процессы белән таныштылар, ә аннан соң яңа номерлар алдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ике як та әлеге хезмәттәшлек белән горурлана, ә алга таба аны тагын да ныгытырга ниятлиләр.