Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетын тикшерү нәтиҗәләре

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 17-18 март көннәрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча район Башкарма комитеты эшен оештыруның торышын өйрәнү өчен тикшерү оештырды.

Эшче төркем әгъзалары составына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы консультанты Т. Р. Арсланов керде.

Чара барышында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау эше тикшерелде. 2021 елның 18 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә узган эшче төркем киңәшмәсендә тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде.

Үзенең чыгышында Т.Р. Арсланов алкогольле продукцияне ваклап сатуны җайга салучы норматив актлар таләпләрен бозуларга юл куймау мәсьәләсе буенча районда башкарылган эшне бәяләде. Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия эшчәнлегенә анализ ясап, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының алкоголь базарындагы хәлне яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде.

Тэги: тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International