«Мин – яшь кулланучы» – Түбән Кама муниципаль районы 14 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында укучылар өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, әнә шундый девиз белән сыйныф сәгате узды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, Башкарма комитетның сәүдә һәм кулланучылар хезмәтләре бүлеге белгече белән берлектә, бүген һәркем белемле кулланучы булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш, дип сөйләде. Чараның төп максаты - «Кулланучыга хокуклар нигә кирәк?» дигән сорауга җавап табу иде.
Укучылар янына кунакка әкият геройлары: Цокотуха чебене һәм Кырмыска килгән иде, алар яшь кулланучыларга сатып алыр алдыннан һәм сатып алганнан соң күп кенә күңелсезлекләрне булдырмый калу өчен белергә тиешле гап-гади кагыйдәләр турында сөйләде. Балалар шулай ук сорауларга да җавап бирделәр, викториналарда һәм төрле конкурсларда, шул исәптән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе оештырган рәсем конкурсында да катнаштылар. Барлык катнашучылар да сувенирлар алды. Әмма, иң мөһиме, аларның сүзләренә караганда, хәзер алар үз хокукларын төгәл яклый алачак. «Иң мөһиме – яраклылык вакытына игътибар итү!» , «Алдаганнар икән, кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була», – дип, үз фикерләрен белдерде укучылар.
Сыйныф сәгате ахырында шундый нәтиҗәгә киленде: кулланучы хокукларын һәм әлеге хокукларны саклый торган Россия законнарын үзебезнең илдәге фирмаларга да, чит илнекеләргә дә, нинди генә танылган булсалар да, беркемгә дә бозарга ярамый! Ләкин закон аннан файдалана башлаганда гына эшли башлый. Сатучылар кулланучы буларак безнең хокукларыбызны сакларлармы икән, монысы инде безнең кулланучы буларак белемнәребезгә бәйле.
Чара «Эфир Нижнекамск» каналының кичке яңалыклар тапшыруында яктыртылды: https://vk.com/wall-4220539_35173