Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2021 елның 23 марты, сишәмбе

2021 елның 22 мартында Тәтеш муниципаль районы территориясендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев җитәкчелек итте.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин, территориаль органның контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Альфред Әхмәтҗанов, контроль-инспекция территориаль органының әйдәүче белгеч-эксперты Елена Сазонова, районның авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау органнары һәм бизнес җәмәгатьчелеге (шул исәптән ТАТСПИРТПРОМ, «Алкоторог» ҖЧҖ) вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында 2020 ел нәтиҗәләре буенча районда урнашкан алкогольле продукцияне ваклап сату җирле базары торышын бәяләү күрсәткечләре каралды һәм анализланды, агымдагы күрсәткечләр (агымдагы елның 2 айлык нәтиҗәләре буенча сату күләме, халыкны лицензияле сәүдә объектлары белән тәэмин итү) буенча фикер алышынды, хәмер базарында хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге эш турында докладлар тыңланды.
 Утырыш нәтиҗәләре буенча бурычлар билгеләнде, аларга ирешү өчен кирәкле чаралар исемлеге, аларны үтәү сроклары һәм башкаручылары билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International