Массакүләм мәгълүмат чаралары белән танышу

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Туган телләр елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында иң зур «Массакүләм мәгълүмат чаралары мәйданчыгы» – «Татмедиа»да, шулай ук «Татар-Информ» яңалыклар порталына барып кайттылар.

Чара барышында хезмәткәрләр басма нәшриятлар һәм радиоканаллар белән танышты, шулай ук «Китап» радиосының эфирын үз күзләре белән күзәтә алды. Әлеге радиода алып барылган тапшырулар барышында тыңлаучылар татар телендә төрле авторларның атаклы әдәби әсәрләре белән таныша ала.

Иң кече яшьтәге нәниләр өчен акыл үсешен арттыра торган «Салават күпере» каналы бар, ул балаларга үсәргә һәм туган культурасына һәм туган теленә мәхәббәт сеңдерә, ә «Сабантуй» журналында булган «тәрбия» һәм «иҗат» рубрикалары татар халкының күп кырлы мәдәниятенә турыдан-туры бәйләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгарыла торган басмалар укучыларның барлык категорияләрен дә, шулай ук Татарстан Республикасындагы барлык яңалыкларны да үз эченә ала, шул ук вакытта Татарстан Республикасының тарихына һәм үткәненә карата кызыклы хикәятләр һәм сакчыл караш хәзинәсе дә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International