2021 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Кощаково авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.
Чарада катнашучыларны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия чорында да, гарантия чоры беткәч тә сатып алынган товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-кабартма эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кайтарылырга яки алмаштырылырга тиешле булмаган сыйфатлы товарлар, хәмер продукциясен сату вакытына кагылышлы чикләүләр турындагы сораулар кысыксындыра иде. Алынган барлык сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.
Өстәмә рәвештә, гражданнарга РФ Хөкүмәтенең «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, товарны ремонтлау яки алмаштыру чорына шундый ук куллану үзлекләренә ия булган товарны түләүсез нигездә биреп тору турында кулланучы таләбе кагылмый торган, озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм алмаштырылырга тиешле булмаган, тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән товарларны ваклап сату-алуның яңа кагыйдәләре турында да мәгълүмат җиткерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» интернет-порталының эше турында искәртеп узылды, анда әлеге тематика буенча һәрвакыт актуаль мәгълүмат тәкъдим ителә, кулланучы барлык мөһим һәм актуаль бүлекләрне онлайн тәртиптә карый ала, мәгълүмат даими рәвештә актуальләштерелә, шулай ук ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша да гражданнар үз проблемалары буенча мөрәҗәгать итә яки гамәлдәге законнарны бозу фактлары турында хәбәр итә ала.
Күчмә кабул итү кысаларында Казан территориаль органы җитәкчесе шулай ук әлеге торак пунктта эшләүче авыл муниципаль хезмәткәрләре өчен дә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Чара барышында катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.