2021 елның 26 мартына «кега» транспорт савытында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм бал суын маркалау экспериментында катнашучы 49 предприятиегә «Гознак» АҖ 1,4 млн махсус марка төяп җибәргән.
Татарстан Республикасының күпләп һәм ваклап сату челтәрләренә маркаланган продукцияне ваклап һәм төяп җибәрүне 33 предприятие гамәлгә ашыра.
Республиканың сәүдә челтәрләренә маркаланган продукция китерү процессына «ПЗ «Канцлер» ҖЧҖ (Воронеж шәһәре), «Букет Чувашии» ААҖ (Чабаксар шәһәре), «Брелок» ҖЧҖ (Воронеж шәһәре) һәм «МПК» ҖЧҖ (Мытищи шәһәре) кушылган.
Көндәлек мониторинг күрсәткечләре буенча маркаланган сыра продукциясе Татарстан Республикасының сыра сатучы төрле ваклап сату сәүдә объектларының 99%ында бар.