Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үз хезмәт эшчәнлеге кысаларында кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар белән генә түгел, ә аның җитештерүчеләре белән дә хезмәттәшлек итәләр – атна саен халык куллана торган товарларга, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция тәкъдим ителешенә дә мониторинг үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, җитештерелә торган продукциянең ассортименты белән генә түгел, ә технологик процессы белән дә танышу максатында, «Белый Кремль» сыра кайнату заводында булдылар.
Экскурсия, Татарстанда сыра кайнатуның төп ысулларын белү белән бергә, аны җитештерү нечкәлекләрен дә ачыкларга ярдәм итте. Татарстанның сыра тарихы белән танышу заводның төп административ-җитештерү комплексында урнашкан музейдан башлана.
Экспозициянең үзәге – сыра кайнату тарихындагы төп моментлар куәтле агач рәвешендә сурәтләнгән, аның аскы өлешләре – һөнәрчелек остаханәләре, һәм Оскар Петцольдның беренче «Восточная Бавария» сәнәгать сыра кайнату заводы (1867 ел), шуннан соң сыра кайнату үсешенең совет чоры тәкъдим ителгән, ә агачның иң биек өлешендә хәзерге һәм яшь «Белый Кремль» сыра кайнату заводы.
Икенче экспозиция – «рыцар бүлмәсе» дип атала, ул Kaltenberg (Бавария) король замогына багышланган. Анда Бавариядәге корольләр гаиләсенең дөньяда бердәнбер гамәлдә булган сыра кайнату заводы урнашкан. Рыцар залының эчке диварында ел саен замокта үткәрелә торган король-рыцар турниры панорамасы сурәтләнгән. Турнирлар традициясе Бавариянең соңгы гамәлдәге короленең оныкчыгы – принц Люитпольд Баварский тарафыннан нигезләнгән. Нәкъ менә аның лицензия буенча һәм борынгы бабалары – Бавария корольләре рецептлары буенча «Белый Кремль» заводында Kaltenberg һәм König Ludwig премиаль сәүдә маркаларындагы сыра кайнатыла.
Алга таба Казан территориаль органы хезмәткәрләре өчен турыдан-туры заводның җитештерү мәйданчыгы буйлап экскурсия үткәрелде.
Сыра җитештерү – ул бик катлаулы, югары технологияле процесс, үз эченә берничә этапны ала. Заводтагы җитештерү ничек күренә, эчемлек нинди ингредиентлардан кайнатыла, нәрсә ул ферментация һәм сосла әзерләү сере нәрсәдә, әчетү, фильтрацияләү, деалкогольләштерү процессы ничек уза – боларның барысы турында да хезмәткәрләр «беренче авыздан» ишетте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, завод Krones алман җитештерүчесеннән иң технологик заманча җитештерү линияләренә ия, ә предприятиенең җитештерү куәте елына 20 млн.декалитр сыра җитештерүгә исәпләнгән.