Татарстан Республикасы алкоголь базарында көндәшлекне үстерү буенча Эшче төркем

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

2021 елның 24-26 мартында монополиягә каршы федераль хезмәтнең Контроль-финанс идарәсе башлыгы Владимир Мишеловинның Татарстан Республикасына визиты булды.

Владимир Мишеловин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә төбәк алкоголь базарларында көндәшлекне үстерү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде.

«Татспиртпром» АҖ, Татарстан Республикасы сыра Ассоциациясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре катнашында узган утырыш барышында 2021 елга эшче төркемнең утырышлар планы расланды, сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча экспериментның башлангыч нәтиҗәләре яңгырады, сыра һәм сыра эчемлекләренә тәкъдим ителгән минималь бәяләрне билгеләү проблемалары анализланды.

Моннан тыш, сыра кайнату тармагы проблемасы һәм сыра эчемлекләрен җитештерүчеләргә дәүләт тарафыннан җайга салуның йогынтысы турында да сүз булды. Мини-сыра кайнату вәкилләре базарның әлеге сегменты үсешенә йогынты ясый торган кайбер проблемалар турында сөйләделәр.

Визит кысаларында Владимир Борисович Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән контрафакт алкогольле продукция таралуга каршы торуның актуаль мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында конкурентлы эшчәнлек шартларын үстерү турында фикер алышу өчен очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен, Владимир Мишеловинга «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International