Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе гражданнарны шәхсән кабул итте

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны шәхсән кабул итте. Килүчеләр этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар бирә һәм компетентлы җаваплар ала алдылар.

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе компетенциясенә түбәндәге сорауларны хәл итү керә:  

  1. Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контроле.
  2. Кулланучылар хокукын яклауны тәэмин итү буенча чаралар оештыру.
  3. Куллану базарында хокук бозуларны булдырмау өчен чаралар кабул итү.
  4. Алкоголь продукциясен ваклап сатуны лицензияләштерү. 
  5. Оешмалар һәм юридик зат булып тормаган шәхси эшмәкәрләр тарафыннан хисапларның, мәгълүматларның, декларацияләрнең, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуда дәүләт контрольлеген тәэмин итүгә бәйле башка документларның үз вакытында тапшырылуын һәм дөреслеген контрольдә тотуны тәэмин итү.

Гражданнарны кабул күрсәтелгән телефон номерлары аша алдан язылып башкарыла: +7 (843) 278-92-00; +7 (843) 278-91-92.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International