Бөгелмәдә алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу факты ачыкланды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәренең ике кибетендә законда билгеләнгән чикләүне бозып, 24 сәгатьтән соң да алкоголь продукциясен сату, шул исәптән сыра сату очраклары ачыкланды.

Закон бозучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ачыклаган.

Шулай итеп, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон, шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Федераль Закон таләпләре бозылган.

Закон бозучыларга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 ө. (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләрне һәм кагыйдәләрне бозу) буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International