«Көпчәкләрдән» аракы саткан өчен таксист 30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза алган

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның октябреннән Бөгелмә шәһәре таксистына карата «көпчәкләрдән»   аракы сату очрагы буенча эш каралды. Таксистның аракы сату факты Бөгелмә шәһәре полициясенең линия бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнде, ә тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату факты буенча, административ хокук бозулар турында кодексның 14.17.1 статьясындагы 1 өлеше буенча карар кабул итү өчен, гражданин З.га карата материалны шәһәр судына җибәрде. Шәһәр суды, эшне карап, гражданин З.га карата административ хокук бозу составы булмау сәбәпле, эшне туктату турында карар чыгарды.

Әмма шәһәр суды карарына шикаять биргәннән соң, Татарстан Республикасы Югары судына судья аны гамәлдән чыгару турында карар чыгарды һәм эшне Бөгелмә районы буенча җәмәгать судьясына карап тикшерүгә җибәрде.

Җәмәгать судьясы карары белән гражданин З. административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм административ хокук бозу предметларын конфискацияләү белән 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International