Кулланучылар белемен арттырабыз

2021 елның 9 апреле, җомга

2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, Арча муниципаль районының Яңа Кишет авылында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту һәм мәгълүмат бирү максатыннан чыгып, гражданнарны кабул иттеләр.

Кабул итүгә килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты белән бәйле, товарларны кире кайтару сроклары, тиешле сыйфаттагы товарлар турында; икенче көнне яраклылык вакыты чыга торган товар сатылган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге кызыксындырды. Барлык бирелгән сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында катнашучыларны кызыксындырган сораулар яңгырады, алар кулланучылар практикасыннан үз мисаллары белән уртаклаштылар. Төрле конфликтлы ситуацияләр каралды. Кулланучылар белемен киңәйтү өчен, чарада катнашучыларга бүлек реквизитлары язылган буклетлар, белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International