2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Рождествено авыл җирлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте.
Башкарма комитет белгечләренә һәм авыл халкына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы бәян ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.
РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән сату кагыйдәләренә үзгәрешләр каралды.
Авыл халкына сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучы тарафыннан товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе һәм башкалар аңлатылды.
Күчмә чара барышында Рождествено авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.