2021 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукцияне законсыз сату фактларын ачыклау буенча контроль чаралар үткәрде. Чаралар дәвамында 7 сәүдә объекты колачланды. Сәүдә объектларында 1995 елның 22 ноябрендәге Федераль законны үтәү буенча мониторинг үткәрелде. «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» № 171-ФЗ Татарстан Республикасы Законы; «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы. Чаралар барышында гамәлдәге законнарны бозу очраклары ачыкланмады.
Шулай ук «Татспиртпром» АҖ эконом класслы аракы ассортиментына һәм бәя куюга, алкогольле продукция һәм ваклап сату челтәрендә кертелә торган аракыга мониторинг ясалды. Барлык сәүдә объектларында да тәкъдим ителгән минималь ваклап сату бәяләре саклана.
Контроль чаралар барышында хуҗалык итүче субъектларның барлык кызыксындырган сорауларына җаваплар бирелде.