«Туган телдә аралашыйк, сөйләшик, язышыйк!»

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елда игълан ителгән «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының төп чаралар планын үтәү йөзеннән, хезмәткәрләр Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәдә булдылар.

«Туган телдә аралашыйк, сөйләшик, языйк!» дипп исемләнгән чарага укытучылар, «Туган як» тарих клубы әгъзалары, Әлмәт шәһәренең «Ак калфак» татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыелды.

Кунаклар туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр, хәзерге татар теленең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, гаиләдә туган телне саклау буенча мисаллар китерделәр.

Барлык катнашучылар да Габдулла Тукай әсәрләре буенча ел саен үткәрелә торган «Әдәби марафон»га чакыру алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International