Биектау районы Усад авыл җирлегендә яшәүчеләр компетентлы җаваплар алдылар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова эш визиты белән Биектау районының Усад авыл җирлегендә булып, авыл җирлеге башлыгы белән берлектә гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында халык социаль әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрде: беренче чиратта – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга кагылышлы иде.

Бирелгән сорауларның күбесе сатып алына торган товарларның сыйфатына кагылышлы иде – җавап итеп авыл җирлегендә яшәүчеләр «закон хәрефе нигезендә» дигән квалификацияле җавап ишетә алдылар. Сорауларның күп өлеше урында, диалог барышында хәл ителде, ә кулланучылар тарафыннан аларның законлы хокукларын бозу очрагында, гамәлләр алгоритмы һәм мәгълүмат бирелде.

Гражданнарны кабул итү яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән янаган барлык гамәлдәге тәкъдимнәрне һәм чикләүләрне исәпкә алып узды.

Күчмә чара барышында Усад авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-порталы эше турында искә төшереп үтелде, анда әлеге тематика буенча һәрвакыт актуаль мәгълүмат тәкъдим ителә – кулланучының барлык мөһим һәм актуаль бүлекләргә онлайн керү мөмкинлеге бар, мәгълүмат даими рәвештә актуальләштерелә, шулай ук гражданнар үз проблемалары буенча мөрәҗәгать итә яки гамәлдәге законнарны бозу фактлары турында хәбәр итә ала.

Гамәлдәге практика үзенең раславын тапты - күчмә кабул итүләр авыл өчен кирәкле булып кала, халык үзләренең проблемалары белән бик теләп уртаклаша, аларның күбесе урында ук уңай хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International