Яңа Чишмә районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 21 апрелендә ВКС режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Комиссия эшендә Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов, Яңа Чишмә муниципаль районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Григорий Шишкин, шулай ук ведомство хезмәтләре җитәкчеләре, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы сәүдә вәкилләре катнашты.

Комиссия тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Эчке эшләр министрлыгының алдагы утырышлары карарлары үтәлеше буенча фикер алышу.

2. 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Яңа Чишмә районы буенча алкогольле продукция сатуга анализ.

3. «Гөлназ», «Мария», «Семья» сәүдә объектларында 2021 елның 1 кварталы өчен алкоголь продукциясен сатуның кимү сәбәпләре.

4. 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Акбүре, Кызыл Октябрь авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне сатуның кимү сәбәпләре.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының 2021 елның 1 кварталы өчен контроль-инспекция эшчәнлеге турында

6. «Татспиртпром» АҖнең «Белый Кремль» сыра кайнату заводы продукциясен сату.

7. Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегенең эш нәтиҗәләре.

Комиссия утырышы барышында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату җирле базарларындагы вәзгыятьне бәяләү индикаторлары җентекләп каралды һәм алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләнде.

Комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен түбәндәгеләр тәкъдим ителде:

- Яңа Чишмә районының барлык модуль кибетләрендә «НЧТБ» ҖЧҖ алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия алу мәсьәләсен карарга.

- Акбүре, Кызыл Октябрь авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләренең алкоголь базарындагы хәлне яхшырту буенча тиешле эш алып барырга һәм МВКның киләсе утырышына хисап тапшырырга.

- Авыл җирлекләре башлыкларына авыл җирлекләрендә урнашкан кибетләрнең эш режимын, шулай ук хәмер сатучы кибетләре булмаган авылларда күчмә сәүдә итүне контрольдә тотарга тәкъдим итте. Сәүдә предприятиеләре белән Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция, шул исәптән «Белый Кремль» заводы җитештергән сыра ассортиментын арттыру буенча эш алып барырга.

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегенә өйдә эшләп чыгарылган продукция сату очракларын ачыклаганда әлеге продукция җитештерелгән җиһазларны алу практикасын кертергә тәкъдим итәргә, чөнки РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 статьясы санкциясе күздә тотыла.

- 2021 ел нәтиҗәләре буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә муниципаль берәмлек рейтингын яхшыртуга ирешү өчен район сайтында «Кулланучылар хокукларын яклау» бүлеген кирәкле мәгълүмат белән тулыландыру буенча эш алып барырга.

- Сәүдә оешмаларына һәм предприятиеләргә республикада җитештергән алкоголь продукциясен сату күләмен арттырырга тәкъдим итәргә.

- Хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты белән берлектә, районның алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм хәлләрне яхшырту буенча эшне дәвам итәргә.

Бу юнәлешләр буенча эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International