Яшел Үзән территориаль органында Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәре Резедә Йосыпова янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр үткәрде. Белгеч административ биналарда һәм якын-тирә территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы чаралары, эш урынында беренчел янгынга каршы инструктаж, янгын турында хәбәр итү системалары, янгын чыккан вакытта башкарырга тиешле гамәлләр турында сөйләде.