Мөслим районында рәсем конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр

2021 елның 23 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе март аенда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсын оештырган иде.

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы укучылары әлеге конкурста актив катнаштылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Мөслим гимназиясе укучылары Раил Шәйгарданов һәм Әминә Хафизова конкурс призерлары булдылар. Алар мактау грамоталары һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнделәр. Шул ук гимназиянең унөч укучысы конкурста катнашкан өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Мөслим гимназиясе директоры А.Ф. Мирзаяновка Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International