Татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре буенча

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

2021 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә бөек татар шагыйре әсәрләре буенча иң яхшы балалар рәсемнәре һәм кул эшләнмәләре сайлап алынды. Габдулла Тукайның 135 еллыгына һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында хезмәткәрләрнең балалары арасында рәсем һәм кул эшләре конкурсы игълан ителде. Жюри әгъзаларына 50дән артык эшне бәяләргә туры килде. Жюри составында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ДБУ белгечләреннән тыш, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, Чәк-чәк музее хуҗабикәсе Мәдинә Таҗетдинова да эшләде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, компетентлы жюри җиңүчеләрне билгеләде. Менә аларның исемнәре:

14 яшькә кадәрге категориядә –

I урынны Азалия Хөснетдинованың (Яшел Үзән территориаль органы) эше яулады;

II урын - Әнисә Вәкилова (Яшел Үзән территориаль органы) һәм Евгения Никонорова (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Аппараты);

III урын - Иван Токмин (ДБУ «Татэкспертцентр»).

18 яшькә кадәрге категориядә:

I урынны Эльза Хәбибуллина (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Аппараты) алды;

II урын - Кирилл Мишин (Казан территориаль органы);

III урын - Камил Романов (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Аппараты).

Моннан тыш, «Үтәлешнең оригинальлеге өчен» номинациясендә Ульяна Толстова (Казан территориаль органы) һәм Екатерина Панова (Чистай территориаль органы) призер булды;

«Иң яшь катнашучы» номинациясендә - Афина Фокеева (Түбән Кама территориаль органы);

«Барельеф» номинациясендә - Иван Димитриев (Чистай территориаль органы);

«Скульптура» номинациясендә Әминә Вәкилова (Яшел Үзән территориаль органы) һәм Алинә Мөхәммәтҗанова (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Аппараты) лаек булдылар. Котлыйбыз!

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Калган катнашучылар истәлекле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International