«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гариза буенча контроль чара үткәрделәр

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, «Халык контроле» ДМСка кергән гариза буенча, тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату белән шөгыльләнгән Әгерҗе районының сәүдә объектына барып кайттылар.

Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә 8,5 литр аракы алынды, ул складта сакланган. Алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе юк, продукция җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы товар-озату документлары юк. Эшкуар РФ[НАВ1]  КоАП 14.17 ст.3 ө. һәм 14.6 ст.2 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International