Җиңүнең Тарихи Диктанты-2021

2021 елның 30 апреле, җомга

29 апрельдә Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, акциянең рәсми сайтында теркәлеп, «Җиңү диктанты – 2021» дигән Халыкара тарихи диктантта катнаштылар.

Бу акциянең төп максаты - тарихи дөреслекне саклап калу, Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзының, Совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенең әһәмияте турында ныклы һәм тирән белемнәрне формалаштыруга ярдәм итү. «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе илнең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә узды. Акциянең максаты - фашизмга каршы көрәштә совет халкының батырлыгын саклап калу.

Бу акциягә безнең коллегалар да җитди һәм җаваплы карадылар. Алар диктант сайтында урнаштырылган тарихи материаллар белән таныштылар, әзерлек тестлары уздылар, Россия тарих җәмгыяте материалларын өйрәнделәр.

Диктант вакытында катнашучылар сугышның төп вакыйгалары һәм аның геройлары турында 25 сорауга җавап бирделәр.

Барлык хезмәткәрләр (15 кеше) тарихи диктант язган өчен истәлекле дипломнар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International