Бүген Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең шәхси составы белән дәрес үткәрде. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның төп нигезләмәләре тикшерелде.