Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Җиңү диктанты» акциясендә катнашты

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган «Җиңү диктанты» Халыкара тарихи акция 2021 елның 29 апрелендә узды.

Диктантта быел расланган мәйданчыкларда да, онлайн да катнашырга мөмкин иде. Территориаль орган хезмәткәрләре дистанцион режимда акциядә катнаштылар.

«Җиңү диктант» безнең өчен үз илебезнең тарихын аңлау һәм илебез тарихының иң мөһим битләреннән берсе белән үз уртаклыгын тою мөмкинлеге.

Хөрмәтле ветераннарыбызга рәхмәт белдерәсебез килә. Сез безнең өчен горурлык, эталон һәм үрнәк булып торасыз. Сез илебез үсешенә һәм тыныч тормышта яшәвебезгә чиксез өлеш керттегез. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез, үз үрнәгегез белән һәрвакыт яшьләр өчен ориентир булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International