Кулланучыларга киңәшләр: шашлык сайлаганда нәрсәләрне белергә кирәк?

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Май бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы шашлык өчен ит сайлаганда, ул тәмле һәм файдалы килеп чыксын, ә аны кулланганнан соң сәламәтлек өчен күңелсезлекләр һәм проблемалар тумасын өчен, берничә гади кагыйдәне белергә киңәш итә.

Уңышлы, тәмле шашлыкның сыйфатлы ит сайлаудан башлануы сер түгел -шуның белән бәйле рәвештә, сезгә билгесез сәүдә урыннарында, шулай ук озату документларыннан башка гына ит сатып алудан тыелырга киңәш итәбез.

- Стационар сәүдә предприятиеләрендә генә азык-төлек продуктлары сатып алыгыз. Озату документларына игътибар итегез: товарга накладная, ярашлылык сертификаты, иткә ветеринария белешмәсе сатучыда мәҗбүри булырга тиеш.

- Суытылган ит сатып алганда, аның тышкы кыяфәтенә һәм исенә игътибар итегез. Әгәр иттән бераз гына булса да тончыгу исе килә икән, аны сатып алудан баш тартырга кирәк. Суытылган ит - коры, әмма шул ук вакытта бераз ялтыравыклы, тигез төстә була. Ул дымлы, юеш булырга һәм аннан кан тамып торырга тиеш түгел. Сатып алыр алдыннан, һичшиксез, суытылган итне әйләндереп карагыз, чөнки сатучылар еш кына майлы кисәкләрне, сеңерләрен эчкә яшереп куя. Итне бөтен бер кисәк итеп сатып алу яхшырак. Кара төстәге итне алырга кирәкми - ул карт ит икәнлеген күрсәтә. Кайчагында суытылган ит буларак, кулланучыга туңдырылган ит тәкъдим итәләр. Суытылган итне туңдырылган һәм эрегән иттән ничек аерырга?  

Туңдырып эретелгән итнең төсе - интенсиврак, йомшак консистенцияле, ит согы кызыл төстә. Туңдырылган итне шашлык әзерләү өчен кулланырга мөмкин, әмма тәм сыйфаты буенча ул суытылган иттән калышачак.

- Кабат туңдырылган итне сатарга ярамый. Туңдырылган итне кабат туңдырылган иттән аеру өчен иткә бармак белән берничә секунд басып тотарга кирәк: туңдырылган иттә караңгы төстәге таплар кала, ә кабат туңдырылган итнең төсе үзгәрмәячәк.

- Әгәр сез кибеттә катырылган шашлыкны сатып алырга уйлагансыз икән, аны тышкы кыяфәте буенча гына сайлау дөрес түгел. Маркировканы өйрәнү мөһим. Анда, гомуми массадан тыш, ит сорты язылган булырга тиеш: югары яки беренче сортлы итне генә алыгыз. Барлык сортларда да коры сеңерләр күп булачак, һәм мондый шашлык сезгә шатлык китермәс.

Составында консервантларны табыгыз – алар исемлекнең ахырында күрсәтелә. Составында лимон кислотасы булса, яхшырак. Ул натрий дицетаты һәм цитраты кебек зыянлы түгел. Шулай ук, составында фосфатлар юклыгына инаныгыз. Составында Е450 булса, итне сатып алудан баш тарту яхшырак - бу дымны саклаучы агент.

- Маринадланган ит бер атнадан да артык сакланмый. Датасы банкага язылган булса яхшырак. Әгәр сезнең сайлау пластик савыттагы шашлыкта тукталса, аның капкачын тикшерегез. Ул җиңелчә эчкә баткан булырга тиеш, бер генә очракта да кабарган капкачлы савытта яхшы сыйфатлы ит булмый.

Танылган җитештерүчедән завод төргәгендәге ит ышанычлырак. Завод төрелмәсендә ит алсагыз, анда сыеклыкның артык күп булмавына игътибар итегез. Суытылган яхшы ит маринадны йота, ә туңдырылган ит, киресенчә, сок бүлеп чыгара.

- Серкәле-лимонлы маринадлар итне 3 көн дәвамында бозарга ирек бирми, ә майонез-кефир соусындагы ит тизрәк бозыла. «Дөрес» шашлык составы -ярымфабрикат: дуңгыз ите, тоз, серкә, суган, тәмләткечләр (борыч, имбирь, кориандр һ.б.).

Хөрмәтле кулланучылар, бу гади киңәшләрне истә тотсагыз, сез үзегезне һәм якыннарыгызны сыйфатсыз продукциядән саклаячаксыз, һәм сезнең сәламәтлегегезгә зыян килмәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International