Балалар рәсемнәре конкурсы призерларын бүләкләделәр

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» дигән девиз астында узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең балалары һәм мәктәп укучылары арасында «Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктыртуга җәлеп итү максатыннан, рәсем конкурсы үткәрелде.

Җиңүчеләрне сайлаганда түбәндәге критерийлар билгеләнде: темага туры килү; уйның оригинальлеге; сәнгатькә сәләтлелек; теманы ачуда иҗади мөстәкыйльлек (олылар ярдәменнән башка башкару, эшләрне күчермәү); осталык.

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта мәктәбе укучылары әлеге конкурста актив катнаштылар. Эксперт комиссиясе бәяләү нәтиҗәләре буенча 5 укучы конкурс призерлары булдылар, алар грамота, Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук балалар рәсемнәре конкурсында актив катнашканнары һәм Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен Олы Тархан урта мәктәбе директоры Шагаев Р. И. һәм рәсем сәнгате укытучысы Рәхмәтуллина Ф. М. Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәхмәт хаты Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенә балалар рәсемнәре конкурсында актив катнашканы һәм гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен тапшырылды. Бүләкләү тантанасында Яшел Үзән территориаль органның контроль–инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Сазонова Е. К. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International