Тыл ветераннары һәм хезмәтчәннәренә багышлана…

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Май аенда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәбез. 76 майны бәйрәм итәбез!

Елга ага, вакыт уза, ветераннар буыны тормыштан китә, һәм безнең төп бурычыбыз - бер генә һәлак булган солдатны да онытмыйча, батырлыклары өчен рәхмәт әйтү.

2020 елның ноябрендә, 89 яшендә 1931 елда туган тыл ветераны Хәсәншин Сәетгәрәй Саф улы безнең аралардан китте. Ветеран Татарстан Республикасының Тукай районы Күперле авылында яшәде.

Хәсәншин Сәетгәрәй Саф улы күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы карамагында иде. Ел саен, Җиңү көне алдыннан Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина, начальник урынбасары Лилия Муллина эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә ветеранга барып, аны Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Быел Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ветеранны искә алып, аның гаиләсе белән очраштылар. Сәетгәрәй Саф улы гаиләсе зур: алар гомерләре буена 5 бала, 7 онык һәм 10 оныкчык тәрбияләп үстергәннәр. Һәр очрашуда ул зур дулкынлану белән үзенең балачагы турында сөйли иде.  Өлкәннәр белән бергә кырларда ничек эшләүләре, тормыш әзерләгән авыр сынаулар һәм хыялланган икмәк кисәге турында сөйләгәндә күзләргә яшҗләр килә иде. Һәм, мөгаен, ул кырыс еллардагы барлык буын кебек үк, үз тормышын батырлык дип санамагандыр. Алар җиңүгә мөмкин булганның барысын да, хәтта күбрәк тә бирделәр. Тыныч вакытта да, сугыштагы кебек үк, көннәр ахырына кадәр намус белән эшләделәр. Илне тезеннән күтәреп, үзләрен зурладылар.

Без аның турында һәрвакыт истә тотачакбыз, һәм аның үрнәгендә Ватанга мәхәббәт, кыюлык, үҗәтлек, хезмәт сөючәнлеккә өйрәнәчәкбез.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы, үз чиратында, төрле акцияләрдә, аерым алганда, «Җиңү диктанты» һәм «Үлемсез полк» акцияләрендә катнашып, ветераннарга тирән хөрмәт күрсәтә, бу чаралар ул еллардагы вакыйгалар турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта «Үлемсез полк»та сугышта катнашкан якыннары турында күбрәк мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International