Истә тоту өчен белергә…

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында булып кайтты. Татарстан Республикасы Милли музее филиалы 2005 елның 4 маенда Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан ачыла. Музей экскурсоводлары Наил Хәбибуллин һәм Александр Александровлар безне Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныштырдылар. Бигрәк тә Герой-якташлары залы сокландырды. Анда 198 Советлар Союзы Героеның рәсемнәре урын алган.

Дистәдән артык ел эчендә музей совет халкының бөек батырлыгы турындагы белемнәрне популярлаштыру һәм киләчәк буынны патриотизм рухында тәрбияләү үзәгенә әверелә. Экспозиция 2015 елда, Татарстанның бөек Җиңүгә керткән өлеше энциклопедиясенә әверелгән, Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее tatfronty.ru белән тулылана.

2020 елда Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында татарстанлыларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары, сугыш чоры белән бәйле истәлекләрне саклау турында материаллар урын алган яңа экспозиция төзелә. Музей-мемориал экспозициясенең нигезен республиканың иң зур музей җыелмасы сакланган ТР Милли музее, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, ветераннарның архивлары һәм мемориал әйберләре, шулай ук, «Кар десанты», «Отечество» хәрби-эзтабарлар оешмалары, ТР «Хәтер Китабы» редакциясе, республика һәм ветераннар оешмалары тупланмалары тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International