Гасырлардан, елллардан соң да истә тотыгз!

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, Җиңү бульварында куелган Азат итүче сугышчы һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасы булды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Без сугыштан кайтмаган һәркемнең батырлыгы алдында баш иябез. Бездән киткән ветераннар турында кайгырабыз. Һәр йорт, шәһәр, ил өчен башын салган батырлар безнең хәтерләрдә мәңге калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International