ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ветераннарны Җиңү көне белән котлады

2021 елның 7 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәренең Киров-Мәскәү районында яшәүче ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар Петр Яльдиряков һәм Галина Чурилова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән шәхси котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары алдылар.

Җәүдәт Әхмәтханов ветераннарга тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International