2021 елның 7 маенда, Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннары 1926 елда туган Муллагалиев Бари Вәли улы һәм 1927 елда туган Ногуманов Тәлгать Ногман улының өйләрендә булдылар, аларны Бөек бәйрәм белән котладылар. Бу чара традициягә әверелде.
Бәйрәм уңаеннан ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Ел саен ветераннар өчен бу игътибар билгесе бик мөһим, ветераннар аны көтеп ала, кайгырту да, игътибар да бу көннәрдә аеруча кадерле.
Очрашу барышында ветераннарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре һәм бурычлары, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Төрле тематикалы «Кулланучыга белешмәлек» буклетлары, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм территориаль органның контакт мәгълүматлары белән визиткалар таратылды.
Шулай ук Булат Кадыйров Советлар Союзы Герое - Соколов Леонид Михайлович бюстына чәчәкләр салды.
Әйе, сугыш нәтиҗәләре аяныч: бик күп һәлак булучылар, сынган язмышлар, яратканнарын югалту. Бүген без ветераннарыбызга тыныч һәм чиста күк йөзе өчен рәхмәт белдерәбез, «Рәхмәт», - дибез. Безнең киләчәгебезне саклаганыгыз өчен рәхмәт. Безнең өчен, Ватан өчен көрәшкәнегез өчен рәхмәт!