Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле дуслар!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйм!
9 май - күпмилләтле халкыбыз өчен онытылмас көн, Россия дәүләтенең, барлык азат ителгән кешелекнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге мәңгегә язылган. Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, тылда дәһшәтле Җиңү өчен башларын салган герой Совет сугышчыларына һәм миллионлаган тыл хезмәтчәннәренә бурычлы.
Кадерле ветераннарга нык сәламәтлек, озын гомер, татарстанлыларга тыныч күк йөзе, иминлек, уңышлар телим!