Чираттагы тапкыр илебез Җиңү көнен тыныч күк астында каршы алды. Бөек Ватан сугышы - ул безнең уртак кайгы, ә Бөек Җиңү - безнең уртак шатлык.
Барлык районнарда 9 май көнне Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар узды. Шулай итеп, сәгать 10да Чистай шәһәренең үзәк мәйданында предприятие һәм оешма, уку йортлары коллективлары җыелды. Биредә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чарада катнашучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Барлык котлаулардан соң, җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык һәм автоматлардан өч тапкыр залп белән искә алдылар. Аннары үзәк мәйданда хәрби техника парады башланды, предприятие һәм оешма коллективларының бәйрәм колонналары узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы бердәм колонна белән узды. Коллектив Советлар Союзы Геройлары һәм Хәрби Дан орденының тулы кавалерлары стеласына чәчәкләр салды.
Чарада катнашучыларның барысы да Скарятин бакчасында ел саен үткәрелә торган бәйрәм программасында катнашты.