Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Ватаныбызның намусы, иреге һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән якташларыбызның изге батырлыгы истәлегенә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан, Ватан-ана мемориалы янында, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Җиңү көне күз яшьләре аша һәркем өчен аеруча мөһим бәйрәм булып калачак. Күпме кеше фронттан кайтмады, күпме язмышлар ватылды! Без беркайчан да, гомерләрен биреп, Җиңүне якынайткан совет кешеләренең батырлыкларын онытмаячакбыз. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык сугышчы китә, әмма шуларның яртысы гына әйләнеп кайта. Без тыныч күк астында яшәвебез өчен кемнәргә бурычлы булуыбызны истә тотарга тиеш. Нәкъ менә сугыш яраларыннан соң һәлак булган, сугыш кырларында ятып калган кешеләргә, сугышны кичергәннәргә бүгенге хөрмәтебез!