Менә иң зур, дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе – Җиңү көне дә тәмамланды. Сугыш һәр гаиләдә дә диярлек үз эзен калдырды. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел, ләкин элеккечә халык хәтерендә миллионлаган солдатларның Бөек Батырлыгы яши. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре үз карамагындагы барлык районнарда үткәрелгән чараларда катнашты.
Бәйрәм алдыннан «Үлемсез полк» онлайн-йөреше акциясендә катнаштылар, «Үлемсез полк» проекты сайтында ветераннарның фотосурәтләрен трансляциягә кертү өчен гариза бирделәр.
«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар, фатир тәрәзәләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган рәсемнәр белән бизәделәр.
Түбән Кама территориаль органы белгече Мөслимдә «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты, Бөек Ватан сугышында һәлак булган кешеләр истәлегенә агачлар утыртты.
- Халыкара кампаниягә кушылып, без Җәмигъ мәчете каршында зәңгәр чыршылар утырттык. Мин акциядә ел саен катнашам. Бу чарада катнашу горурлык хисе тудыра. Минем бабам Петр Виноградов Бөек Ватан сугышына исән-сау әйләнеп кайтты. Җиңүдән соң ул тагын 40 ел яшәде, - дип сөйли Алинә Виноградова.
Яшь буын Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәзерге вакытта яшәүче ветераннарны хәтерли һәм хөрмәтли. Без 1941-1945 еллар турында онытмаска тиеш. Безнең бурыч - Ватанны саклаучылар турында истәлекләрне изге итеп искә алу гына түгел, ә яшьләрне үз тарихыбызга карата хөрмәт рухында тәрбияләү дә. Бүген безнең изге бурычыбыз - җиңү өчен көрәшкән солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәре турында онытмау, халкыбызның данлы традицияләрен саклап калу. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре үз гаиләләре белән сугыш кырыннан кайтмаган авылдашлар истәлегенә куелган обелискларга чәчәкләр салдылар.
Без Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның, Җиңүне якынайткан кешеләрнең батырлыкларын хәтерлибез.