Хөрмәтле кардәшләр, кадерле туганнар!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану белән котлыйм. Ураза гаете ул үз-үзеңне җиңү көне, күңел аклыгы, игелекләр кылырга кирәклеге турында искә төшереп, кимчелекле якларыбызны җиңү көне.
Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабул кылсын.
Кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мул булса иде.
Аллаһ Раббыбыз күңелләребезне иман нуры белән нурландырсын иде!
Гаиләләребезгә, якыннарыбызга, җаннарыбызга тынычлык, сәламәтлек, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормыш насыйп итсен.
Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын!