Оешмада янгынга каршы өйрәнүләр - ул янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә мәҗбүри әзерлек, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 12.12.2007 ел, № 645 боерыгы таләпләренә туры китереп оештырыла.
2021 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Комсомол районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Ф.М. Ягудин хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен, янгынга каршы саклану чараларын, шулай ук янгын чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләрен җиткерү максатыннан янгынга каршы инструктаж үткәрде.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне формалаштыру максатыннан янгын эвакуациясе үтте. Башлангыч сигнал булды, автомат янгын сигнализациясе эшләде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан бинадан эвакуация оештырылды, барлык хезмәткәрләр бинадан эвакуация юллары буенча чыктылар. Перекличка барышында бинада беркем дә калмавы ачыкланды, барысы да тиешле норматив вакыт эчендә эвакуацияләнде.