Агымдагы елның мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре һәм белем бирү мәктәпләре укучылары «Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау» дигән Республика балалар рәсемнәре конкурсында катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Чистай балалар рәсемнәре конкурсында катнашучыларга тантаналы шартларда грамоталар һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чистай территориаль органы хезмәткәрләре балаларга конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук уку процессында һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә уңышлар теләделәр.