Арча территориаль органында янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагына күнекмәләр үткәрелде

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында персоналны гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу шартларында төгәл эшләргә әзерләүне камилләштерү, куркыныч нәтиҗәләрне кисәтү өчен кирәкле тотрыклы күнекмәләрне арттыру максатыннан «Янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хезмәткәрләрне ашыгыч эвакуацияләү» дигән темага күнекмәләр үткәрелде.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча районара бүлеге начальнигы Рөстәм Сафин янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.

Укыту нәтиҗәләрен тикшерү шартлы янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча практик күнегү рәвешендә узды.

Тормышка якын булган шартларда учреждение хезмәткәрләренә янгын килеп чыккан очракта мөстәкыйль, тиз һәм хатасыз ориентлашырга, хәл иткеч гамәлләр юнәлешен билгеләргә һәм шартлы янгынны бетерү буенча дөрес чаралар күрергә кирәк иде. Арча территориаль органы хезмәткәрләре кичекмәстән янгын хезмәтен чакыртуны оештыруны һәм автоматик янгын системасы җайланмалары эшләгәндә, төтенне яки янгынны ачыклаганда алга таба хәрәкәтләрне эшләделәр. Кешеләрне һәм матди кыйммәткә ия булган әйберләрне коткару һәм эвакуацияләү алымнарына, ә иң мөһиме -персоналның янгын шартларында тормышка ашырыла торган үз гамәлләрен дөрес аңлауга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International