1 квартал йомгаклары буенча ТРда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору Советы узды

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы узды.

2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.

Хисап чорында Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә яки ведомствоара мобиль төркемнәр составында ике мең ярымга якын алкоголь базары объектын тикшерде.

Бу:

- кибетләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре;

- стационар булмаган сәүдә объектлары;

- спиртлы сыеклыклар сату урыннары.

- көмешкә сатыла торган шәхси хуҗалыклар.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда контроль чараларының аз гына артуы күзәтелә. Шул ук вакытта без яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы шартларында санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, бизнес-берләшмәләргә административ басымны мөмкин кадәр киметергә тырышабыз.

- Без «таяк» системасы тарафдарлары түгел, - диде үз чыгышында Җәүдәт Әхмәтханов, – безнең өчен иң мөһиме - контроль чараларның саны түгел, ә нәтиҗәлелеге, тик шул ук вакытта тикшерүләрнең һәм административ тикшерүләрнең кискен кимүенә юл куймаска тырышабыз.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән алкоголь базарында хокук бозулар турында гаризаларны карау буенча актив эш алып барыла.

2021 елның 3 аенда 31 муниципаль берәмлектән 367 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 482гә кимрәк. Закон бозу турындагы мәгълүмат 114 мөрәҗәгать буенча расланган.

Агымдагы елның 1 кварталында 670 хуҗалык итүче субъектта алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә 833 закон бозу очрагы ачыкланган. Иң күбе – Казанда.

Узган ел белән чагыштырганда, лицензиясез сәүдә, «икеләтә» билгеләнештәге спиртлы сыеклыклар сату һәм декларацияләү тәртибен бозу фактлары артты; документларсыз һәм сату вакытын бозып алкогольле продукция әйләнеше фактлары кимеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International