Әтнә районының Иске Өҗем мәктәбендә викторина узды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

2021 елның 21 маенда Әтнә муниципаль районы Иске Өҗем төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 7, 8 сыйныф укучылары арасында хокукый темага багышланган викторина үткәрде. Викторина «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләмәләренә нигезләнгән сораулар һәм ситуацион бурычлар рәвешендә барды. Чара башланганчы кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны җентекләп аңлатып, сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Мөрәҗәгатьләрне карау практикасыннан мисаллар китерелде.

Аннары чараның төп өлешенә - викторинага керештеләр. Кулланучылар хокукларын яклау турында законны белү генә түгел, аны теге яки бу ситуациядә практикада куллана белү, шулай ук эрудиция, компетентлык һәм аналитик сәләтләр дә бәяләнде.

Укучылар «Бизнесменнар» һәм «Империя» командаларына бүленде. Һәр команда үз лозунгын уйлап тапты. «Империя» командасы — «Бер команда булганда – бер империя, бизнеста югалтулар булмаячак!» дигән девиз сайлады. «Бизнесменнар» командасының шигаре түбәндәгечә иде: «Кем мәгълүмат белә - ул дөнья белән идарә итә». Викторина барышында укучылар сорауларга тулы җаваплар биреп актив катнаштылар. Командалардан алынган җаваплардан соң, һәр ситуацион мәсьәлә буенча аерым «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәтиҗәләрне санаганнан соң, «дуслык» җиңде.

Уенда катнашучылар «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы логотибы төшерелгән кызыксындыру бүләкләре һәм китаплар белән бүләкләнде.

Укучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын яхшы белүләрен һәм куелган бурычларны хәл итүгә стандарт булмаган якын килүне күрсәттеләр.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илшат Нәҗметдинов һәм укучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәренә танып-белү чарасы өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International