Лениногорск шәһәрендә узган МВК киңәшмәсе турында

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Лениногорск шәһәре Башкарма комитетында Лениногорск муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, «Татэкспертцентр» ДБУ җитәкчесе урынбасары Юрий Митюшкин, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гүзәл Иванова, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Бристоль» ҖЧҖ супервайзерлары, «Рус Алка» ҖЧҖ директоры Людмила Просвиркина һәм шәһәр һәм район территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатучы башка сәүдә предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Ведомствоара комиссия утырышында төп мәсьәлә - 2021 елның апрель ае йомгаклары буенча, һәр сәүдә ноктасында 2020 елның апреле белән чагыштырганда, алкогольле продукцияне сатуның кимү сәбәпләре җентекләп тикшерелде. Алкогольле продукцияне сату дәрәҗәсен арттыру буенча эшне активлаштыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International