Нурлат районының хуҗалык итүче субъектлары өчен ачык тыңлаулар узачак

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, Нурлат муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чара үткәреләчәк.

Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами фикер алышу.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Андреевич Панов.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2021 елның 17 июне 14.00 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: Нурлат муниципаль районының шәһәр Мәдәният сарае (Нурлат ш., Школьная ур., 3 йорт).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу; ачыкланган бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контрольдә тотылырга тиешле субъектларына аңлатма бирү.

Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара тәмамлангач, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Халык алдында катнашу өчен теркәлергә һәм әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларны 16.06.21 елга кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Aleksandr.Panov@tatar.ru

Мәгълүматны түбәндәге телефон аша ачыкларга була: 8 (84342) 5-15-50, 8 (84342) 5-49-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International