Алкогольле продукцияне сатучы ваклап сату оешмалары игътибарына!

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Росалкогольрегулирование хәбәр иткәнчә, 2021 елның 2 июненнән БДАМСта №3 версиясе форматында җибәрелгән товар-транспорт накладнойларын теркәүгә гаризалар кабул итү туктатылачак. Әлеге гаризаны теркәү өчен №4 версиясе форматындагы гаризаларны кулланырга кирәк.

2021 елның 2 июненнән барлык оешмалар да бер үк вакытта №4 версиясе буенча товар-транспорт накладнойларын теркәүгә гаризалар куллануга күчереләчәк. 2021 елның 1 июненә кадәр җибәрелгән накладной буенча документ әйләнеше кергән накладной форматында тәмамланырга мөмкин.

Тэги: БДАМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International