Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Саха (Якутия) Республикасының Эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Ирина Высоких белән очрашты. Очрашу Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы Көннәре» кысаларында узды.
Кунакны Татарстан Республикасында Алкоголь базарын җайга салу өлкәсендә тәҗрибә һәм практик эшчәнлек кызыксындырды. «Татэкспертцентр» ДБУнең Сынау лабораториясе башлыгы Наилә Сәрварова лаборатория эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләү буенча фикер алыштылар.