Дегустация - сатып алучылар өчен кирәкле һәм файдалы чара. Дегустацияләр үткәрү кулланучыны нинди дә булса яңа товар белән таныштыру мөмкинлеге бирә торган иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Үзенең шәхси тәм-томнарына һәм өстенлек бирүләренә йөз тотып, потенциаль сатып алучы әлеге чара барышында үзенә тәкъдим ителгән продуктларның сыйфатын һәм характеристикаларын тулысынча бәяли ала.
«Бәхетле» кибетендә «Tartufi» җитештергән продукция күргәзмәсе - Италия трюфеле фестивале узды. «Tartufi» Италия компаниясе - ул трюфельләр үстерү һәм алар нигезендә югары сыйфатлы консервланган продуктлар җитештерү буенча үзен базарда таныткан бренд.
Берничә сәгать дәвамында барлык теләүчеләр продукцияне татып карый һәм бәяли, состав турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре күргәзмә барышында кулланучылар хокукларын яклау төшенчәсенә нигезләр бирде. Теге яки бу товарны сатып алганда барлыкка килергә мөмкин булган хәлләр мисаллары китерелде. Товарлар һәм җитештерүче турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлегенә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве нинди документлар белән раслануына аерым игътибар бирелде.