1941 елның 22 июнь иртәсе илебезнең барлык халкы тормышын пыран-заран китерә. Бүген без бу датаны Хәтер һәм кайгы көне буларак беләбез, ләкин безнең ата-бабаларыбыз аны сугыш башланган көн буларак истә калдырдылар. Быел бу куркыныч вакыйгалар башлануга 80 ел тулды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре ата-бабаларыбызның шушы куркыныч көннәре һәм батырлыклары турында хәтерләү йөзеннән истәлекле урыннарда булдылар. Аерым алганда, «1941-1945 еллардагы азатлык һәм бәйсезлек өчен һәлак булган сугышчыларга һәйкәл»,» Киров районында «Юдино» торак массивында урнашкан «Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга мемориаль комплекс».