Эссе җәйге көннәрне уникаль десерт – туңдырмадан башка күз алдына да китереп булмый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре киң даирә затларның фикерен өйрәнү максатыннан чыгып, туңдырма кулланучыларга анкеталау үткәрде. Респондентларга анкетада тугыз сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде.
Анкетада Чистай районында яшәүче 30 респондент катнашты. 18 яшьтән кечерәк 12 кеше, 6 катнашучы - 18дән 40 яшькә кадәр, 12се - 40тан 60 яшькә кадәрге гражданнар сораштырылды.
Респондентларның фикеренчә, туңдырманы балалар ешрак куллана, әмма өлкән яшьтәге кешеләр һәм өлкәннәр дә аннан баш тартмый. Сораштыру күрсәткәнчә, анкетада катнашучыларның 78% ы туңдырманы үзләре өчен, калганнары башка гаилә әгъзалары, аерым алганда, балалар һәм оныклары өчен сатып ала.
Анкеталау туңдырманың иң еш кулланыла торган формасы брикет булуын күрсәтте, кулланучылар соравы буенча икенче урынны - вафель стаканчыгында һәм трубочка формасында, өченче урында - таяклы туңдырма.
Супермаркетларда туңдырманы 30 сумнан 60 сумга кадәр сатып алалар икән. Шул ук вакытта танылган «Челны холод», «Филевское» һәм «Алтын стандарт» маркалы туңдырмага ешрак өстенлек бирәләр. Әмма респондентлар билгесез җитештерүченең продукциясен дә сатып алырга әзер.
Респондентлар фикеренчә, туңдырманы сайлауга аның составы, бәясе, шулай ук реклама акцияләре һәм ташламалар күбрәк йогынты ясый. Бигрәк тә бу салкын десерт җәйге чорда актуаль.